,
search took 0.001 sec. Search results
- Имеш, артык күпне белгән кыз бала хөрлеккә өйрәнә, ә хөрлеккә өйрәнгәч, үзенең киләчәктәге вазифасын оныта башлый. Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- Ягъни иренә итагатьле хатын, балаларына яхшы ана була алмый, имеш. Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- (әнием бит чыгышы белән дә, тәрбиясе белән дә аңардан өстен, әтием исә «мужиктан» чыккан, тик үзенең зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында гына зур байларның доверенные булган кеше … Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- — сүзен таба алмыйм, Ходаем! Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- II әйтелгән көнне, билгеләнгән сәгатьтә Салих әфәнде миңа беренче дәресен бирергә килде. Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- Ләкин ул, бу хәлгә бер дә исе китмәгәндәй, тыныч кына минем яныма килде, кулындагы төргәген пианино өстенә куйды һәм миңа утырырга тәкъдим итте. Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- Мин аның беренче сүзен көтәм — укытучым дәресне нәрсәдән башлар икән? Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- Ләкин ул сүзен бик гади итеп башлады: — Туташ, — диде, әдәп белән генә, — сез инде нота та 246 ныйсыз, пианинода яхшы гына уйныйсыз. Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- Ул, утырган җиреннән турая биреп, башын күтәрә төште, югары карап, аз гына уйланып торды һәм бер иңбашын сәер генә селкетеп куйды да кулларын клавишлар өстенә салды. Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ
- Аның уенына бәя бирү минем өчен, билгеле, бик читен, бәлки, хакым да юктыр әле, тик шуны гына әйтәсем килә: Салих әфәнде бик табигый, бик садә, ихтимал шуңадыр, бик үтемле итеп уйнады. Әмирхан Еники . ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ